Мөфти кунакларны Мәрҗани мәчете белән таныштырды

12 декабрь 2016 ел 17:49
Мөфти кунакларны Мәрҗани мәчете белән таныштырды

Бүген Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Төркиянең Дин эшләре идарәсе вәкилләре кунакта булдылар. Кунаклар арасында Төркия дин эшләре идарәсенең Коръәнне тикшерү һәм өйрәнү департаменты җитәкчесе Шахин Хафиз Осман, Төркия дин эшләре идарәсенең Дини басмалар департаментының директоры Салман Юксель бар иде. Әл-Мәрҗәни мәчете имамы Рамил хәзрәт Миңгәрәев һәм Мансур хәзрәт Мифтяхов дәрәҗәле кунакларны мәчет белән таныштырдылар һәм аның тарихын бәян иттеләр. Шулай ук кунакларга Мәрҗани мәчетендә эшләүче “Безнең никах” студиясе һәм “Балалар” сабыйлар үзәген дә күрсәттеләр.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы