Актанышта Үзәк китапханәнең “Илһамият” клубы, район мөслимәләр берлеге белән бергәләп, шамаил техникасында эшләнгән картиналар бәйгесенә нәтиҗә ясап, “Ислам һәм милләт бизәге” кичәсе үткәрде.
Хезмәтләр өч номинациядә бәяләнде: “Традицион татар шәмаиле”, ”Нуранилар”(дини эчтәлектә булмаган, татар орнаментлары белән бизәлгән картина), каллиграфия (гарәпчә матур язу).
Җиңүчеләр.
“Шамаил” номинациясендә 9 яшьтәге балалар арасында 1 урын - Сәрварова Йолдыз, 2 урын - Кашапов Таһир, 3 урын - Кашапова Сөмбел. Гимазов Рәмзил махсус приз белән бүләкләнә.
“Шамаил” номинациясендә урта яшьтәге балалар арасында 1 урын - Сәрварова Зөһрә, Фазаелова Сөмбел, 2урын - Гыймазова Раушания, Гыймазов Иршат, 3 урын - Хаҗиева Эльмира, Басыйров Тимур, Фәррахова Таңсылу. Гафуров Ринат - махсус приз.
“Нуранилар” номинациясе, укучылар арасында 1 урын - Исхаков Сәйдәш, 2 урын - Гафурова Румия, 3 урын - Насыйрова Таңсылу, Гыйбадуллина Илиза.
“Шәмаил” номинациясендә җиңүче укытучылар-студентлар: Шәйдуллина Ләйлә, Нуриева Гөлзифа, Шәехова Эльмира, Гәраева Камилә.
“Нурани” номинациясендә җиңүче укытучылар: Кашапова Зөлфирә, Хәбибуллина Альбина. Махсус приз: Фәттахова Лениза.
Кичәне оештыручы “Илһамият” клубы җитәкчесе Резеда Гыйльмуллина район мөхтәсибәтенең, район “Ак калфак” җәмгыятенең “Рәхмәт хат”ы белән бүләкләнде.