Мәүлид ае-Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм туган ай. Шушы айны хөрмәт итү йөзеннәң Балтач районында күп чаралар планлаштырылган.
3 декабрь көнне Борбаш авылында Мәүлид бәйрәме үткәрелде.
9 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә Мәүлид аена багышланган кичә узды. Аны Балтач Үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт ачып җибәрде. Ильяс Халиков үзенең "Аклыкка илтсен юллар 2..." исемле , Болгар дәүләтендә Ислам диненең таралуы хакында, яңа театральләштергән программасы белән дәвам итте. Мәдәният үзәгенә 200дән артык кеше җыелган иде.
12 декабрь көнне Балтач районы Смәил авылында Мәүлид бәйрәме булды. Аны Коръән укып ачып җибәрделәр, Мәүлид аена багышланган вәгазь сөйләнде, мәктәп балаллары да чыгышлар әзерләгәннәр иде.
Мәҗлестә күрше авылларның имамнары, Малмыж шәһәрендә озак еллар имам булып эшләгән Камил ага, авыл халкы, 140лап кеше катнашты. Килә алмаган мөхтәрәм авыл кешеләренә өйләренә күчтәнәч җибәрелде. Мәҗлесне уздыруда матди ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә, оештырып йөргән "мәчет апаларына” рәхмәтләр әйтелде.