13 декабрьдә “Шура” журналы чыга башлауга 109 ел тулды

13 декабрь 2016 ел 16:44
13 декабрьдә “Шура” журналы чыга башлауга 109 ел тулды

“Шура” 1908-1918 елларда мөфти Ризаэтдин Фәхретдин мөхәррирлегендә Оренбургта  нәшер ителгән татарча айлык дини журнал була. 240 номеры дөнья күрә.

2014 елны, 95 ел нәшер ителмәгәннән соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әлеге бай рухи мираска ия журналны кабат чыгара башлады. Ул дин әһелләре өчен әзерләнгән дини альманах. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга һәм гает хөтбә-вәгазьләре кертелә. Шулай ук тарихи очерклар, борынгы китаплардан материаллар , дини мәсьәләләргә аңлатмалар урнаштырыла.   

Яңартылган “Шура”ның баш мөхәррире Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы