Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында мәдрәсәләр дә катнаша ала

13 декабрь 2016 ел 17:01
Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында мәдрәсәләр дә катнаша ала

14-15 декабрь көннәрендә Россия ислам институтында  ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак. 
Олимпиада ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Анда Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Чечня,  Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород студентлары катнаша. Якынча 20ләп уку йорты студентлары җыелачак.

Бәйге барлык номинацияләрдә дә тест рәвешендә, язмача булачак. Моннан тыш, гарәп теле буенча конкурста катнашучылар, гарәп телен никадәр белүләрен телдән аңлатырга тиеш булса, Ислам дисциплинасы буенча катнашучыларга Коръәнне укый белү шарт булып тора. 

Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

Ислам хокукы;

Гарәп теле;

Ислам дисциплинасы;

Мәдрәсәләрдә ислам дисциплиналары.

Билгеле булганча, ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча беренче олимпиада 2008 елда үткәрелгән иде.

Быел беренче мәртәбә олимпиадада мәдрәсә шәкертләре дә катнаша ала.

Олимпиада 14 декабрьдә РИИда (Газ ур., 19) иртәнге тугызда башлана, йомгаклау чарасы 15 декабрьдә сәгать 14.00 дә уздырыла. Нәтиҗәләр ясауда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.  

Шулай ук бу көнне Россия ислам уку йортларында гарәп телен укытуга багышланган түгәрәк өстәл уздырыла. Башлану вакыты: сәгать 9.00дә.

РИИ матбугат хезмәте, тел.: 277-57-95

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы