Россиядә кешеләрнең 10 проценты начар ишетә яки бөтенләй ишетми. Аларның гаилә кора алулары - әти-әниләре һәм якыннары өчен әйтеп бетергесез шатлык. Хәтта могҗиза дип тә әйтергә була.
“Ярдәм” мәчетендә шушы көннәрдә ишетмәүче кыз белән егет никахлашты. Бу никах өчен мәчеткә ишарәләр телен белүче белгеч Рәисә апа Сабирҗанова махсус чакырып китерелде.
Ул кияү белән кәләшкә ишарәләр ярдәмендә имам Рәфис хәзрәт Сәйфетдинов сөйләгән сүзләрне аңлатып барды. Кыз белән егет исә ишарәләр ярдәмендә “Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәт рәсүлуллаһ” дип, иман кәлимәсен әйтте. Шулай ук “Бардым!”, “Алдым!” дигән сүзләр дә ишарәләр аша җиткерелде.
Гадел дә, Мәдинә дә бер-берсенең дөньяны яңгыратып көлүләрен дә, балаларының беренче сүзләрен ишетмәячәк. Әмма аларның йөрәкләре – ихлас, күңелләре чиста. Алар Аллаһы Тәгалә йортында – мәчеттә никах укытырга булганнар. Яшьләрнең бәхетле йөзләренә күз салуга, аларның һәм якыннарының бик тә, бик тә бәхетле булуларын аңларга була иде.
Әлеге никах барлык кешеләрнең бәхеткә лаеклы булуын һәм бу бәхеткә ирешүдә бернинди киртәләр булмавын күрсәтте. Сынау буларак җибәрелгән ишетмәүчелек бәхет юлында каршылык була алмый икән. Гадел белән Мәдинә бер-берсенә мәхәббәт сүзләрен кычкырып әйтә алмаса да, бу мәхәббәт сүзләре йөрәктән йөрәккә күчә. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә дип юкка гына әйтмиләрдер.
tatar-islam.com