Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Алексеевск районына сәфәр кылды. Биредә ул имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Вальщиков һәм авылларда эшләүче имамнар белән очрашты, мөхтәсибәт оештырган мәүлид бәйрәмендә катнашты.
Район мөселманнарына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткергәннән соң Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Мәүлиденең фазыйләтләре турында сөйләде. Дини бәйрәм-йолаларыбызны, күркәм гореф-гадәтләребезне, салават-мөнәҗәтләрне балаларыбызга өйрәтеп калдырырга өндәде.
Бәйрәмгә тирә-күрше район мөхтәсибләре, казыйлар, районның авыл имамнары, абыстайлар һәм аграр көллият укучылары җыелган иде. Бу җылы кичәдә хәзрәтләр вәгазь сөйләде, абыстайлар мөнәҗәтләр әйтте, җирле шагыйрьләр үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды.