13 нче декабрь көнне Яңа Чишмә авылы мәчетендә мәүлет кичәсе үткәрелде. Вәгазь сөйләргә Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров килде. Кичәдә догалар укылды, салаватлар әйтелде. Равил хәзрәт Мәүлет кичәсенең бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне икәнен искәртте. Мәҗлес чәй табыны артында дәвам итте.
***
Зирекле авылында мәүлет киче үткәрелде. Авыл имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Сөләйманов халыкка Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә с.г.в. багышланган вәгазь сөйләде һәм аның күркәм холкы турында төрле мисаллар китереп аңлатты.
***
Тубылгытау авылы мәчет яны якшәмбе мәктәбе бинасында бик зур мәҗлес үткәрелде. Монда зур кунаклар чакырулы иде. Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Ашрапов килгән кунакларны каршылады, табын янында аларга үтемле вәгазен сөйләде. Ул халыкны Пәйгамбәребезнең сөннәтенә тугры калырга, анадан үрнәк алып сабырлык һәм күркәм холык белән тормыш итәргә кирәклеген искәртте. Тубылгытау авылы имам-хатыйбы Гарәфетдин хәзрәт халыкка төзү эшләрендә ярдәм иткәннәре өчен ихлас рәхмәтен үә хөрмәтен белгертте, халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Мәҗлеснең төп өлешеннән соң ашка бөтен мәктәп балалары чакырылды. Алар укудан сон бик тәмләп сыйландылар. Укытучы абыйлары, Яңа Чишмә мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Раил хәзрәт Фәгыйзев аларга Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. турында сөйләде, укуларга чакырды.