Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иранга эшлекле сәфәр кыла.
Иранда 15-17 декабрь көннәрендә Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең мәүлиде уңаеннан ислам бердәмлегенә багышланган конференция уздырыла.
Конференциядә бердәмлекне ныгыту һәм тәкъфирчеләр агымына каршы көрәш хакында сөйләшү каралган. Традицион исламнан читләшкән кешеләрне тәкъфирчеләр дип атыйлар. Конференциядә әлеге күренешнең асылын, аның төп сыйфатларын һәм мөселман өммәтенә китергән зыянын аңлату көтелә.
Әлеге чара Ислам мәзхәбләрен якынайту бөтендөнья ассамблеясе тарафыннан оештырыла.