14-15 декабрьдә Россия ислам институты тугызынчы мәртәбә ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасын уздырды.
15 декабрьдә әлеге олимпиаданы ябу чарасы үткәрелде. Бу тантаналы чарада РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР МДН фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм башкалар катнашты.
Катнашучыларны мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләде һәм уңышлар теләде. “Бу олимпиаданы оештыру бик мөһим. Төрле уку йортлары шәкертләре үзара ярышсын, аралашсын, гыйлемнәрен чагыштырсын өчен кирәк ул. Киләсе елларда да шушындый олимпиадалар оештырырбыз дип уйлыйм. Кемнәр беләндер бәлки остаз буларак та очрашырга туры килер. Динебез өчен бергәләп эшләүне телим. Динебезгә кагылышлы дөрес гыйлем таратырга язсын!” - диде ул.
ТР МДН фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин Татарстан мөфтиенең махсус призын тапшырды. Әлеге бүләк Кырым мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәсе шәкерте Ридван Асановка бирелде. Ул мәдрәсә шәкертләре арасында “Ислам нигезләре” номинациясендә катнашты.
Олимпиадада алдынгы урыннарны алучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.