“Аш пешерүченең ашы: хәләл ризыкларны һәм ярымфабрикатларны өйгә китерү” проекты җиңү яулады

16 декабрь 2016 ел 15:13
“Аш пешерүченең ашы: хәләл ризыкларны һәм ярымфабрикатларны өйгә китерү” проекты җиңү яулады

 Сентябрь аенда  Чаллы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең “Хәләл-Үзәге”  “Хәләл-Стартап” бәйгесе игълан иткән иде.  (Стартап сүзе инглизчәдән  яңа кыю идеяне тормышка ашыру, яңа кызыклы продукция тәкъдим итүне  аңлата).

Исеменә бәйле рәвештә, аның максаты  шәһәр мөселманнарын хәләл эшмәкәрлеккә тарту, аларны инвесторларда кызыксыну тудыра алырлык  яңа проектлар иҗат итүгә  этәрү  иде. Беренче адымнар ук бу башлангычның  бик вакытлы  һәм урынлы булуын күрсәтте.  Комиссия каравына 30 дан артык проект кабул ителде. Алар беренче этапта  шәригать белгечләре, икенче этапта финанс-кредит учреждениеләре белгечләре тарафыннан тикшерелде.

Бәйгенең йомгаклау өлешенә  16 проект сайлап алынды. Һәм менә 15 декабрьдә  аларның  авторлары кабат  “Хәләл-Үзәк”кә җыелдылар. Биредә проектларны яклау булды.   Һәр проект авторына үз юнәлешен аңлату өчен 5 минут вакыт бирелде. Кемгәдер ул җитмәде, икенчеләр 4 минутка да сыештылар.  

Жюри ярты сәгатьлек киңәшмәдән соң иң уңышлы проектларны игълан итте.

Беренче грантка (100 мең сум) “Аш пешерүченең ашы: хәләл ризыкларны һәм ярымфабрикатларны өйгә китерү” проекты авторлары Динар Зәйдуллин һәм Рамазан Сәйтов лаек булдылар.

Икенче грант (75 мең сум) “XXI гасырның яшь инженеры-технологы” проектын тәкъдим итүче Илнур Фәрхетдинов һәм Рамил Мозаффаровка тапшырылды.

Өченче грантка (50 мең) “Кәмаль” психофизиология үзәге” проекты  авторы Гүзәл Әхмәтова ия булды.

Шулай ук жюридән тыш проектларга тыңлаучылар да үз бәяләрен бирделәр, ягъни тамашачыларга ошаган проектлар авторлары да  билгеләнде. Моның өчен алар арасында яшерен тавыш бирү үткәрелде.

Күңелгә иң ятышлы проект хуҗасы номинациясендә  беренче призны  (15 мең сум) хәләл сабын чыгару, спорт-сәламәтләндерү үзәге  проектлары авторлары Наил Шәймөхәммәтов, Нәзирә Әхмәдуллина яулады.

Бу номинациянең  икенче, өченче призларына (10, 5 мең сум)  Илнар Фәрхетдинов, Рамил Мозафаров, Айгөл Солтанова, Илнур Гәрәев лаек дип табылды.

Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Призлы урыннарны алмаучыларга “Хәләл-Үзәк”  җитәкчесе Илдар Җәмил улы  дини әдәбият алу өчен   5 мең сумлык сертификатлар тапшырды.

   Әлбәттә, алда әйтелгәнчә, эш призларда түгел. Эш мөселман яшьләре арасында эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү, аларда заманча җитештерүгә, хезмәт күрсәтү технологияләргә кызыксыну уяту.  Бу эш Чаллы мөхтәсибәтендә киләчәктә тагын да активрак дәвам итәр дип ышанасы килә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы