Рөстәм Батровның "Россиядә традицион ислам" кулъязмасы фикер алышуга тәкъдим ителә

18 декабрь 2016 ел 09:32
Рөстәм Батровның "Россиядә традицион ислам" кулъязмасы фикер алышуга тәкъдим ителә

18 декабрьдә Казанда узучы “Мультимәдәни дөньяда ислам” халыкара форум кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның күпьеллык хезмәте булган “Россиядә традицион ислам” китабының кулъязмасы буенча фикер алышу булачак. “Бу форумны бик дулкынланып көттем, чөнки форум кысаларында минем хезмәтем хакында фикер алышу булачак”, - диде Рөстәм Батров форумның кичә ачылган пленар утырышында.

“Китап турында фикер алышулар, бәхәсләр бу төшенчәне тирәнрәк аңлатырга ярдәм итәчәк. “Традицион ислам” төшенчәсен күп кенә дәүләт эшлекләре, ил җитәкчелеге үзләренең чыгышларында куллана, ягъни, ул дәүләт сәясәтенең бер өлешенә әйләнеп бара. Чынлыкта “традицион ислам” нәрсә ул, бу феноменның үзенчәлеге нәрсәдә турында фикер алышу безнең илдә җитәрлек түгел. Мин бу бушлыкны тулыландырырга булдым”, - диде мөфти урынбасары.

Рөстәм Батров китап кулъязмасын укып чыккан һәм искәрмәләр керткән галимнәргә, аерым алганда ислам белгече, фәлсәфи фәннәр докторы Тәүфикъ Ибраһимка рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Форум кысаларында үтүче “Традицион ислам”га багышланган түгәрәк өстәлдә тарих фәннәре докторы, Мәрҗәни исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков, Батуми Университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Абесалом Асланидзе, Казан федераль университет доценты, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов чыгыш ясаячак, дип көтелә. 

 "Татар-информ", Венера Вәлиева

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы