Кайбыч мөхтәсибәте балаларга мәүлид уңаеннан викторина уздырды

19 декабрь 2016 ел 10:51
Кайбыч мөхтәсибәте балаларга мәүлид уңаеннан викторина уздырды

18 декабрьдә Кайбыч районы мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә мәхәлләләрдә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче балалар өчен мәүлид бәйрәменә карата пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаху гәләйһи вәссәлләмнең тормыш юлын өйрәнүгә багышланган  викторина оештырылды. Әлеге чарада Колангы, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авыллары мәхәллә балалары катнашты.

Чара барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, төрле спорт уеннарында катнаштылар. Һәрбер турда җиңүчеләргә фишкалар бирелеп барды. Викторинаның ахырында иң күп фишкалар җыйган Югары Кошман авылы кызлары төркеме беренчелеккә иреште, икенче урынны Олы Кайбыч авылы кызлар төркеме яулады, өченче урынны Олы Кайбыч авылы егетләр төркеме яулады. Чараның ахырында барлык балалар да бәйрәм өстәлендә сыйландылар, җиңүчеләр призларга ия булдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:40
Кояш чыга
7:52
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:08
Ахшам намазы
15:59
Ястү намазы
17:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100