18 декабрь көнне Саба районы Килдебәк авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды.Иң башта җәмәгать белән өйлә намазы укылды.
Намаздан соң авыл имам-хатыйбы Нияз Хәзрәт Заһидуллин Мәүлид турында сөйләде. Аннан соң имам-мөхтәсибнең яшьләр эше буенча ярдәмчесе Алмаз Галимҗанов мәчеткә актив йөргән балаларга Корьәннең Казан басмасын бүләк итте.