Россиянең Төркиядәге илчесе үтерелү уңаеннан Татарстан мөфтие кайгынамәсе

20 декабрь 2016 ел 11:21
Россиянең Төркиядәге илчесе үтерелү уңаеннан Татарстан мөфтие кайгынамәсе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Төркия башкаласы Анкарада Россия илчесе Андрей Карлов үтерелде.

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүм Андрей Карловның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Мәрхүмнең якыннарына кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде!

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Коръәндә әйтелгәнчә, "Иртәгә ни кылачагын һич кем белми. Кеше үзенең кайда үләчәген белми. Шик юктыр ки, Аллаһ бөтенесен белеп тора. Ул барысыннан да хәбардар" (Локман сүрәсе, 34 нче аять).

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы