17 декабрь көнне Илмәт авылында жирле мәчет ачылуына 20 ел тулу уңаеннан күркәм очрашу мәҗлесе утте. Кунакка Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсүтдинов, авыл жирлеге башлыгы Мингалеева Рәзинә Тимерхан кызы, имамнар, иганәчеләр, мәчет төзелешенә зур өлеш керткән кардәшләр һәм авыл халкы чакырылу иде.
Очрашу Коръән аятьләре укып, күмәк дога кылу белән ачылып китте. "Әмир" мәчете имам-хатыйбы Вәлиҗан хәзрәт барлык килгән кунакларны сәләмләп, аларга рәхмәтләрен җиткерде. Мәчетнең төзелеш тарихы, мәчеттә хезмәт иткән имамнар белән таныштырып китте.
Хәлим хәзрәт Шәмсүтдинов пәйгамбәребезнең тормыш юлын өйрәнүнең фазыйләтләренә кагылышлы вәгазь-нәсыйхәт ясады. Шуннан соң имамнарга, укытучыларга, иганәчеләргә һәм мәчет эшчәнлегенә зур өлеш керткән мөселман кардәшләребезгә рәхмәт хатлары тапшырды.
Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы һәм авылдашлар чыгыш ясады. Ошбу очрашу бик тә күңелле, файдалы үтте һәм күпләрнең йөрәкләрендә озак еллар сакланып калыр дип ышанып калабыз.