ТР МДН нең “Хәләл” стандартлары комитеты Төркиядә уздырылган Бөтендөнья хәләл саммитында катнашты. Бу чара Истамбул шәһәрендә узды.
Комитет җитәкчесе Марат Низамов һәм аның урынбасары Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов Хорватия, Бельгия, Франция һәм башка илләрнең хәләл товар җитештерүче эре компания вәкилләре белән очраштылар.
Саммит күргәзмәсендә “Хәләл” комитеты Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлыгы белән берлектә KAZANSUMMIT-2017 һәм RussiaHalalExpo чараларын тәкъдим иттеләр. Бу чараларны 2017 елның май аенда Казанда үткәрү ниятләнелә. Шуны әйтергә кирәк, саммитта катнашучылар Казан чаралары белән кызыксынуларын белдерделәр. Мондый төр чаралар үзара элемтәләр булдыруга ярдәм итә, ә комитет эшчәнлеген исә дөнья хәләл индустриясе дәрәҗәсенә чыгару буларак кабул ителә.