"Ярдәм" дә укулар башланды

20 декабрь 2016 ел 14:25
"Ярдәм" дә укулар башланды

"Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен курслар башланды

Курслар программасына физик тернәкләндерү, аралашу, экскурсияләр, йорт эшләренә өйрәтү һәм башкалар каралган. Курслар дәвамында алар белән ишарәләр белән аңлатып баручы профессиональ тәрҗемәче эшләячәк."Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова, аның урынбасары Фирая Таһирова һәм үзәк хезмәткәрләре аларны курслар үтү тәртибе белән таныштырды.

Ишетмәүчеләргә шулай ук күз табиблары, ортопедлар, мануаль терапевтлар лекцияләр укыячак, психолог та киләчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең медицинасы турында да мәгълүматлар биреләчәк. Аларның көне кызыклы һәм файдалы үтәр дип планлаштырыла.

Шулай ук биредәге остазлар ишетмәүчеләргә һәм начар ишетүчеләргә ислам нигезләрен аңлатачак, гарәпчә язарга һәм укырга өйрәтәчәк. Курсларга йөрүчеләрнең яңа белем, күнекмәләрне үзләштерергә теләге зур.

Җомга көнне гадәттәгечә - лекция, җомга намазы, ә намаз алдыннан кыска гына вәгазь. Билгеле булганча, берничә ай дәвамында Казанның начар ишетүчеләре һәм бөтенләй ишетмәүчеләр "Ярдәм" мәчетенә җомга вәгазе тыңларга килә. Тугыз ел сурдотәрҗемәче булып эшләүче Рәисә апа Сабирҗанова аларга ишарәләр белән вәгазьнең мәгънәсен аңлатып бара. Ахырдан бергәләп җомга намазы укыйлар.

Һәр җомгада вәгазьләр даими була. Һәркемгә ишек ачык. Имам вәгазьне татарча сөйли. Рәисә апа имам сөйләгәнне ишарәләр белән аңлатып бара.

Шулай итеп, начар ишетүчеләр белән эш яңартыла, бер системага салына. Җомга вәгазьләре белән чикләнмичә, алга таба алар өчен тернәкләндерү курслары да эшли башлады.

"Ярдәм" мәчете начар ишетүчеләр белән эшләүгә тәүге тапкыр алынмый. 2000 нче еллар башында ук "Сөләйман" мәчете нәкъ менә начар ишетүчеләр белән эшне бик актив алып бара, алар өчен лагерьлар оештырыла.

Римма Гатина

tatar-islam.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:38
Кояш чыга
7:49
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:12
Ахшам намазы
16:03
Ястү намазы
17:52
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100