Җомга вәгазе. Коръән укуның файдасы

23 декабрь 2016 ел 10:13
Җомга вәгазе. Коръән укуның файдасы

23 декабрь вәгазе, Рабигыль-әүвәл аеның 24 нче көне, Һиҗри исәп буенча 1438 нче ел

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримнең иң беренче битендә үк кешеләргә мөрәҗәгать итеп әйтә: «Коръәннең Аллаһыдан иңдерелгән хак Китап икәнлегендә һич шик юк, бу Китап аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидәятьтер». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:2

Коръән Кәрим белән Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә Үзенең колларына, бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә. Коръән белән дөрес итеп гамәл кылучы, аның хөкемнәре вә кануннары белән яшәүче кешеләрне мәңгелек, тыныч, рәхәт булган җәннәтләре белән сөендерә һәм шатландыра. Коръән белән гамәл кылмаучы, аның хөкемнәре, кануннары белән яшәмәүче һәм яшәргә теләмәүче гөнаһлы кешеләрне, динсезләрне, имансызларны, кәферләрне, монафикъларны, мөшрикләрне мәңгелек җәһәннәм газаплары белән куркыта һәм кисәтә.

Коръән сүрәләренең һәрбер сүзендә, һәрбер аятендә, һәрбер битендә безнең өчен ниндидер мәгънә, хикмәт, дәрес һәм шул ук вакытта кисәтү дә бар. Аллаһы Тәгаләнең хак Илчесе Мөхәммәд   Аллаһы Китабы Коръән Кәримнең һәрбер аятен камил, югары дәрәҗәдә аңлаган, белгән һәм шул аятьләр хакында уйлаган. Хакыйкатьтә исә мөэмин-мөселманнар өчен Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең хак Илчесе Мөхәммәд һәрбер эштә вә һәрбер гамәлдә үрнәк!

«Тәхкыйк, Аллаһы Расүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһыдан савапны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә, Аллаһыны күп зикер итүче мөэминнәр өчен». «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:21

 Пәйгамбәребезнең сәхабәләре бик еш кына намазга хәтле һәм намаздан соң мәсҗидтә, йә булмаса башка урында җыелып Коръәннән сүрәләр, аятьләр укый торган булганнар. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең хак Илчесе Мөхәммәд сәхабәләрне Коръәнне мәгънәсенә төшенмичә, аңламыйча, файда алмыйча, болай гына укудан кисәткән. Сәһел Ибне Сәгедтән d риваять ителә: «Бервакытны без, сәхабәләр, бергә җыелышып бер-беребезгә Коръән аятьләре укып утырганда, безнең яныбызга Аллаһының Илчесе Мөхәммәд килде һәм ул: «Әлхәмдүлилләһ! Чын мактау бер Аллаһының үзенә генә булсын! Аллаһы китабы Коръән Кәрим бер, ягъни Коръәннән башка китап юк. Сезнең арагызда яхшы кешеләр бар, сезнең арагызда кара йөзле кешеләр бар һәм сезнең арагызда ак тәнле кешеләр бар», – диде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәхабәләргә: «Укыгыз Коръәнне! Коръәнне укыгыз, бу җир йөзенә шундый кавемнәр, кешеләр килгәнче, ул кешеләр шулай ук Аллаһы китабы Коръәнне укырлар, алар бары тик Коръәннең авазына, тавышына, яхшы, матур итеп укылышына гына игътибар бирерләр», – диде.

Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең хак Илчесе Мөхәммәд үзенең сәхабәләрен тиздән җир йөзенә Коръән укучы шундый төр кешеләр, кавемнәр киләчәге хакында алдан ук кисәтеп әйтеп калдырган. Ягъни бу кавемнәр, бу кешеләр имансызлар, динсезләр, кәферләр түгел, киресенчә, бу кешеләр, бу кавемнәр Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең шәригатен, Ислам динен тотучы, Аллаһы китабы Коръәнне укучы мөселманнар булачак. Ул кешеләр, ул кавемнәр Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең Китабын Коръәнне укырлар, бары тик Коръәннең авазына, тавышына, яхшы итеп, матур итеп укылышына гына игътибар бирерләр. Әмма, кызганычка каршы, аларның укыган Коръәннәре авыздан, бугаздан ары китмәс, укыган Коръәннәре аларның калебләренә (йөрәкләренә) үтеп керә алмас, укыган Коръән аятьләре аларның гамәлләрендә, көндәлек тормышларында, хәрәкәтләрендә чагылмас вә күренмәс. Сәхабәләрдән соң Кыямәт көне алдыннан җир йөзенә киләчәк кешеләр, кавемнәр Коръәннең укылышына, мәхраҗда, ягъни авыз эчендә хәрефләрнең ясалышына, тавышына гына игътибар бирерләр, әмма Коръәннең мәгънәләренә тиешенчә игътибар бирмәсләр, Коръән кушканча яшәмәсләр.

Әлхәмдүлилләһ! Хакыйкатьтә исә, без Коръән өммәтеннән саналабыз. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә безне миллиард кешеләр арасыннан Үзе сайлаган, тик безне генә сайлаган! Һәркем үзен Коръәнгә иярүче, Коръәнгә ия булучы, Коръән юлыннан баручы, Коръән әһеленнән дип саный һәм шуңа ышана, үзенең өметен баглый.

Хакыйкатьтә исә, Коръән юлыннан баручы, Коръәнгә иярүче, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең кушканнарын үтәүче, тыйганнарыннан тыелучы, Аллаһы китабы Коръән белән гамәл кылучы, Коръән белән яшәүче, Коръәнне тормышта вә диндә үзенә дәлил итеп алучы кешене, Коръәнгә иярүче, Коръән юлыннан баручы кеше дип атыйлар. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләгә ышанган һәрбер кеше Коръәннең вәгазьләре һәм хөкемнәре белән якыннан танышырга һәм күңелен ачып, аларны кабул итәргә бурычлыдыр! Чөнки бу – иманлы, динле вә һидаятьле булуның төп шартыдыр! Әлхәмдүлилләһ, моның өчен бары тик теләк кенә кирәк, һәркемгә дә юл ачык, Коръәнгә тотынып тырышырга, көрәшергә һәм ярышырга кирәк! Хакыйкатьтә исә, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең китабы Коръәннән башка динле вә һидаятьле булып булмый!

Белгәнебезчә, Коръән Гарәбстан ярымутравында изге Мәккә шәһәрендә Пәйгамбәребезгә иңгән, Коръән Истамбулда Төркиядә һәрдаим тәүлек буена бертуктамый укылып тора, Коръән китабы Казан шәһәрендә иң күп тапкыр басылган. Хәзерге вакытта Аллаһы китабы Коръән бик күп, һәрбер гаиләдә вә һәрбер йортта Коръән китабы бар, әле бер генә дә түгел. Бер яктан куанычлы, йортыбызда Аллаһы китабы Коръән бар, ә йортыбызда Коръәнне укучылар, аның белән гамәл кылучылар вә яшәүчеләр бармы? Сәхабәләр кебек барыбыз да Коръән белән яшиме? Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә Китабы Коръәнгә карата әдәп-әхлагыбыз ничек? Яшәү кагыйдәләребез, яшәү рәвешләребез, яшәү принципларыбыз Коръән үлчәвенә тәңгәл киләме? Чагыштырып, үлчәп карыйк! Аллаһы Раббыбыз, Аллаһы Китабы Коръән бездән разыймы? Коръән Кәрим

Кыямәт көнендә безнең өчен шәфәгать кылырмы?!

Бүгенге көндә күбебезнең укыган, өйрәнгән һәм ятлаган Коръән аятьләре гамәлләребездә, яшәешебездә, әдәп вә әхлагыбызда, көндәлек тормышыбызда, яшәү принципларыбызда күренми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйткәнчә, кызганычка каршы, Коръән тамактан, бугаздан ары китми, укыган һәм ятлаган Коръәнебез телебездә генә. Иң мөһиме вә иң әһәмиятлесе күңелләребездә вә гамәлләребездә юк, күренми. Бүгенге көндә Аллаһы Китабы Коръәнне укучылар Коръәннең аятьләрен, хәрефләрен укыганда хаталарыбыз, ялгышларыбыз бар, аларны төзәтәсе иде, диләр. Шул ук вакытта бу кешеләр Коръән аятьләренә, хөкемнәренә, мәгънәләренә, вәгазьләренә тиешенчә игътибар бирмиләр, шәригатькә ригая кылмыйлар, әмма бары тик Коръән хәрефләрен дөрес итеп укуга гына әһәмият бирәләр.

Мине дөрес итеп аңлагыз, мин Коръәннең аятьләрен, хәрефләрен хата белән укысаң да ярый дип әйтүем түгел. Без, мөселманнар, Коръәнне тәҗвид кагыйдәсе белән дөрес итеп укырга тиеш, Коръән аятьләрен укыганда хата җибәреп уку гөнаһ, моның хакта бәхәс юк. Әмма,  җәмәгать, Коръән укыганда булган хаталарыбызны, ялгышларыбызны төзәткән кебек, шуның белән бергә сәхабәләр шикелле үзебезнең әдәп-әхлагыбызны, үз-үзебезне тотышыбызны, гадәтебезне, гомумкешелек дөньябызны, көндәлек тормышыбызны, әйләнә-тирәдәгеләргә карата мөнәсәбәтебезне уңай, яхшы якка төзәтергә кирәк! Актык сулышыбызга кадәр, үлгәнче үзебезнең әдәбебез вә әхлагыбыз өстендә эшләргә кирәк!

Аллаһы Тәгалә Китабы Коръәнне диндә һәм тормышта үзебезгә дәлил итеп алып һәм иң әһәмиятлесе – сәхабәләр яшәгән кебек Коръән белән дөрес итеп яшәүне үзебезнең көндәлек тормышыбызда вә яшәешебездә булдырырга кирәк! Өченче хәлифә Госманd: «Әгәр сезнең күңелләрегез чистарып беткән булса, ул чагында сез Аллаһы Китабы Коръәннән һич аерылмас идегез», – дип әйтә торган булган.

Хәзерге вакыттагы шикелле Коръән китабы сәхабәләр заманында күп булмаган, шуңа күрә бөтен сәхабәләргә Коръәнне кулга тотып укырга мөмкинчелек булмаган. Ул вакытта сәхабәләргә Коръәнне укуы, Коръәнне өйрәнүе авыр булган. Ни өчен дигәндә? Коръән китаплары аз булган, укытучылар, Коръәнне яхшы белүчеләр, бәлки, җитешмәгәндер яки аз булгандыр. Әмма дә ләкин, шулай булуга да карамастан, әгәр дә кеше Коръән кушканча яшәсә, Коръән белән гамәл кылса, хәтта ул кешенең дөрес итеп һәм матур иттереп Коръән укырлык гыйлеме булмаса да, тәҗвид кагыйдәләрен бөтенесен дә белмәсә дә, ин шә Аллаһ, ул кеше Коръән әһеленнән санала. Ягъни ул кеше Аллаһы Китабы Коръән артыннан баручылар җөмләсеннән санала. Әмма без шуны дөрес итеп

аңларга һәм белергә тиеш, мөхтәрәм дин кардәшләрем, Аллаһы китабы Коръәнне укымаска, Коръәнне өйрәнмәскә, Коръәнне ятламаска дип әйтүебез түгел! Безгә бу сүзләрне мондый мәгънәдә, болай итеп тар фикер, тар күңел белән һич аңларга ярамый! Әлбәттә инде, без Аллаһы китабы Коръәнне укырга, Коръәнне өйрәнергә, Коръәнне ятларга тиеш! Шуның хакта Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең хак Илчесе Мөхәммәд үзенең бер мөбарәк хәдис-шәрифендә: «Сезнең арагызда иң хәерлегез, изгерәгегез, Коръән укырга өйрәнеп, хөкемнәрен белеп, гамәлдә кылып, шуны башкаларга да өйрәтүчедер», – дип әйтә.

Безгә, дин тотучы мөселманнарга, Коръәнне генә түгел, ә Коръәннең тәфсирен дә, тәрҗемәсен дә аңлап укырга кирәк! Коръән безнең тормышыбызны вә яшәешебезне яхшы якка үзгәртеп, дин тотучы мөселманнарны хәрәкәтләндерергә, сәхабәләр шикелле изгелектә вә яхшылыкта берберебез белән ярышып, алга чыгарга тиеш. Уңышка ирешү һәм алгарышка бару фәкать шунда гына! Шуның хакта Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә изге китабы Коръән Кәримдә кешеләргә әйтә:

«Аллаһ әйткәнчә эш кылсагыз, Аллаһ эшләрегезне вә гамәлләрегезне ислах кылыр, төзәтер вә гөнаһларыгызны ярлыкар. Берәү чын күңелдән Аллаһыга, вә Аның расүленә итагать итсә, ул кеше, һичшиксез, өстенлеккә вә изге теләгенә иреште». «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:71

Әбү Муса Әл-Әшгаридән (Аллаһ анардан разый булсын)  риваять ителә: «Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең хак Илчесе Мөхәммәд әйтте: «Коръәнне укучы мөселман кеше тәмле әфлисунга тиң, аның тәме дә тәмле һәм исе дә хуш исле, бу иң яхшы мөселман. Коръәнне укымаучы мөселман кеше – ул кипкән хөрмә җимешенә тиң, тәме яхшы, әмма ләкин хуш исле түгел. Коръәнне уку-

чы гөнаһлы кеше ачы рәйхан (базилик) җимешенә тиң, рәйхан җимеше тәмле ис чыгара, әмма җимеше ачы, тәмле түгел», – диде.

Аллаһ Коръәндә әйтә:  «Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең». «Гашийә / Каплаучы», 88:21

Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә Ислам дөньясына, дин тотучы мөэмин вә мөселманнарга тәүфыйк вә инсаф бирсен. Динебездә истикамәттә нык торуны насыйп итсен. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең Китабы Коръән Кәримнең аятьләрен укып, аңлап, мәгънәләренә төшенеп, Коръән укудан үзебезгә файда һәм дәрес алып, Аллаһының кушканнарын үтәп вә тыйганнарыннан тыелып, Коръән белән гамәл кылып, Коръән кушканча яшәргә һәркайсыбызга да насыйп вә мияссәр кылса иде. Әмин.

"Шура" дини альманахы, №14

Зөфәр хәзрәт Тахавиев,

Биектау районы «Гафиятулла» мәчете имам-хатыйбы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы