Бүген сәгать кичке биштә Татарстан Диния нәзарәте бинасында "Хатын-кызлар гимназиясе" дип исемләнгән мөслимәләр клубының чираттагы очрашуы була. Нәзарәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр иткәнчә, бу юлы мөслимәләрне психолог-педагог Диләрә Ларинадан тренинг көтә.
Диләрә Ларина теләсә кайсы мөнәсәбәтләрне коруны, иң беренче чиратта, үзеңнән башларга тәкъдим итә. Әгәр күңелең китек булса, ирең, балаларың, хезмәттәшләрең белән мөнәсәбәтләр коруның мәгънәсе юк. Тренинг вакытында болар турында тәфсилләбрәк белергә мөмкин булачак.
tatar-islam.com