"Хатын-кызлар гимназиясе" мөслимәләр клубына йөрүчеләрне психолог-педагог Диләрә Ларина тренингка чакыра

23 декабрь 2016 ел 10:39
"Хатын-кызлар гимназиясе" мөслимәләр клубына йөрүчеләрне психолог-педагог Диләрә Ларина тренингка чакыра

Бүген сәгать кичке биштә Татарстан Диния нәзарәте бинасында "Хатын-кызлар гимназиясе" дип исемләнгән мөслимәләр клубының чираттагы очрашуы була. Нәзарәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр иткәнчә, бу юлы мөслимәләрне психолог-педагог Диләрә Ларинадан тренинг көтә.

Диләрә Ларина теләсә кайсы мөнәсәбәтләрне коруны, иң беренче чиратта, үзеңнән башларга тәкъдим итә. Әгәр күңелең китек булса, ирең, балаларың, хезмәттәшләрең белән мөнәсәбәтләр коруның мәгънәсе юк. Тренинг вакытында болар турында тәфсилләбрәк белергә мөмкин булачак.

tatar-islam.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы