Мөфти Вениамин Попов белән очрашты

23 декабрь 2016 ел 18:30
Мөфти Вениамин Попов белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, республикабызда алып барылган дини эшләр белән таныштырды. 2017 елда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә уздырылачак чаралар барланды.   

Вениамин Попов мөфтияткә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң килде.

Белгәебезчә, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2014 елдан «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов һәм Вениамин Попов Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр, халыкара сәясәт өлкәсенә кагылышлы башка актуаль темаларны күтәрделәр. Моннан тыш, 2016 елның 19 декабрендә Әнкарада Россия Федерациясенең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Карловны үтерүгә бәйле вәзгыять буенча да фикер алыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы