Камил хәзрәт: Пәйгамбәребез турында сөйләшсәк, аңласак, ул мәүлид дип санала

25 декабрь 2016 ел 11:46
Камил хәзрәт: Пәйгамбәребез турында сөйләшсәк, аңласак, ул мәүлид дип санала

24 декабрь көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин төрле милләт яшьләре белән очрашу максатыннан Түбән Камага сәфәр кылды. Сәфәр дәвамында мөфти өлкәннәргә дә, яшьләргә дә мәүлид ае дип атап йөртелә торган рәбигыйль- әүвәл аеның хикмәтләрен җиткерде.  

Дүрт мең сөннәт бар...

Мөфти Казан инновацион университетының Түбән Камадагы филиалы оештырган "Мөхәммәд Пәйгамбәрнең рухи мирасы: кичә, бүген, иртәгә" дип исемләнгән семинарда катнашканчы, башта җәмигъ мәчетендә булды. Биредә имам-мөхтәсиб Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, мәчеткә йөрүчеләр белән очрашып, намаз укыды, дога кылды, аннары Пәйгамбәребез хакында нәсихәтләрен җиткерде.

Камил хәзрәт сүзен башлап, мөселман кардәшләребезгә: “Бүген нинди ай, ничәнче көн, кем белә?”, - дип мөрәҗәгать итте. Мөфтидән сорау көтмәгән җәмәгать бераз аптырап китте.

Хәзрәт исә сүзен дәвам итте:

- Бүген рәбигыйль- үвәл аенның 29 нчы көне. Бу айда безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәллам дөньяга килгән. Хәзер интернетларда элек мәүлидне үткәрмәгәннәр, дип сүз тараталар. Минем фикеремчә, ничек мин аны аңлыйм - шулай әйтәм, мәүлид ул – зикернәби, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәллам турында сөйләшсәк, тыңласак, аңласак, ул мәүлид дип санала. Мәүлид ул Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлламгә карата хөрмәт күрсәтү. Бервакыт Пәйгабәребездән сораганнар: “Нигә сез дүшәмбе саен ураза тотасыз”,- дип. Ул әйткән: “Дүшәмбе - минем туган көнем”, - дигән. Пәйгамбәребез үзенең туган көнен ассызыклап күрсәткәнме?! Аерым гыйбадәт белән аны аерган. Бу айда аның тормышын өйрәнергә һәм шатланырга Аллаһ үзе куша. Пәйгабәребез салләллаһү галәйһи вә сәллам сөннәтенә ияргән хәлдә яшәсәк, аның нинди зыяны бар?! Махсус бу айда аның турында укысак, өйрәнсәк моның нинди зыяны булыр?! Бер шәехне күрдем, аңар 80нән артык, гомерендә бер тапкыр да җәмәгать намазын калдырмаган. Һәм ул шәкертләренә: “Көндәлек яшәештә 4 мең сөннәт бар. Әгәр мин шуларның берничәсен өйрәнмәсәм артымнан иярмәгез”, - дигән. Җәмәгать, 4 мең сөннәт бар, аларны өйрәнергә кирәк бит. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәллам мәҗлестә ничек утырган, ничек үзен тоткан, кешеләр белән ничек сөйләшкән, ниләр кылган...  Мәүлид ае менә шуларны өйрәнергә форсат, сәбәп.

“Нишләргә?” –диләр, укы дим...

Сәфәрнең икенче өлеше Казан инновацион университеты филиалында студентлар арасында узды.

Университет филиалында Казан кунаклары - мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинны уку йорты җитәкчесе Илсөя Хамат кызы Мезикова каршы алды.  Илсөя ханым: “Бездә төрле дин әһелләре катнашында чаралар узганы бар. Мөфти беренче мәртәбә, шуның өчен бу очрашу безнең өчен тарихи мизгел. Без аның килүенә бик рәхмәтле. Бүгенге заманда ислам кыйммәтләрен яшьләргә аңлату бик мөһим, чөнки исламны террорчылык белән генә бәйләп күз алдына китерү булырга тиеш түгел”, - дигән фикерләрен җиткерде.

Очрашу ике сәгатьләп барды. Камил хәзрәт, нигездә, Мәүлид ае хакында аңлатты, Пәйгамбәребез хәдисләрен сөйләде. Шулай ук сорауларга җавап бирде, төрле хәлләргә карата фикерләре белән уртаклашты. Шушы урында мөфтинең бары бер фикерен бу очрашуда катнашмаганнар өчен дә бер нәсихәт булыр дип китерәсе килә.

- Кеше укыганда аның баш мие эшли. Кайбер яшьләр киләләр дә, “Нишләргә?”- диләр. “Укы,- дим. – укый өйрән. Башта үзеңә ошаганны укый өйрән”. Әйтик, кеше бер роман укый башласа да, андагы хәлләрне күз алдына китерә. Димәк, укыганда туктаусыз баш эшли. Китапны укыгач, аның фильмын карап карагыз. Аерым бер режиссер фикере генә икәнне аңлыйсыз. Укый өйрәнү бик мөһим. Хәтта кайбер галимнәр үсеш булсын өчен елга 100 китап укырга дигән план куялар. Монда тиз уку турында сүз бармый. Хәтта күп укый торган гаиләләр арасында аерылышулар аз диләр. Укыган кешедә яңа эмоциялэр, сүз байлыгы күп була. Алга таба “Нишләргә”, дип сорау бирүчеләргә динебез, пәйгамбәребез турында укырга киңәш итәм. Мәүлид аенда Пәйгамбәребез турында махсус берәр китап укучылар бар, - диде ул.  

Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйтүенә караганда, мөфти үткән юлы шәһәр мөслимәләренә вәгазь сөйләгән булса, бу юлы сәфәрне оештырганда мәчет картларын һәм яшьләрне күз алдында тотканнар. “Уку йорты яшьләр җыелган урын. Яшьләр безнең киләчәк. Әгәр дә без бүген дини кыйммәтләрне, гореф-гадәтләребезне яшь буынга сеңдерә алмасак, динебезне, милләтебезне саклый алмаячакбыз. Кызганыч, бүген телевизорны ачсаң, кеше үтерү, кан кою кебек вакыйгаларны күрсәтәләр. Бу адымнарга барганнар бит динне белүчеләр түгел. Әмма кемдер шуларны күреп ялгыш уйларга мөмкин. Әгәр дә республикабызның баш дин әһеле – мөфтие Пәйгамбәребез сөннәте турында аңлата икән бу бик үтемле, чөнки ул сөекле пәйгамбәребезнең хакыкый сүрәтен сөйли”, -диде имам-мөхтәсиб.

Коръән – яшү рәвеше

Мөфтинең очрашулары барган арада исә, шәһәр мөслимәләре киләсе чарага әзерләнә. 30 декабрьдә җәмигъ мәчетендә “Коръән - яшәү рәвеше” дип аталган кичә уздырачаклар. Бу хакта мөгаллимә Галия ханым Сафина хәбәр итте. “Бу кичә кысаларында Камил хәзрәтнең китабын тәкъдим итәргә җыенабыз”, - диде ул.  

Аннары китапка карата фикерләре белән бүлеште: “Мөфти хәзрәтнең “Һәркем Коръәнхафиз була ала” - “Каждый может стать Коран хафизом” дигән китабын бер тында укып чыктым. Хәтта конспектлаштырып бардым. Һәм бу китап хакында кичәдә сөйләргә булдым. Коръәнхафиз булу мөселманнарның хыялы бит ул. Бу китапта вәгазь сөйләгәндә бөтен нигез бар. Коръән уку фәзыйләтләре дә язылган. Хәтта ничек укырга киңәшләр бар. Үзем белмәгән кыйссаларны укыдым. Шаккаттым. Шушы китапны кешедә күреп кызыккан идем, аңардан сорап торган идем. Кичкә үземә бүләк иттеләр. Бик куандым”.

Кичәнең икенче өлешен гыйнвар башында уздырырга ниятләгәннәр.

Мөфти исә Түбән Камадан соң сәфәрен дәвам итеп, Чаллы мөселманнары янына юл тотты.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН Матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы