Кичә Россия оборона министрлыгының Ту-154 самолеты Кара диңгездә котычкыч авиаһәлакәткә очрады. Соңгы мәгълүматлар буенча, самолет бортында 92 кеше булган.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән әлеге авиафаҗигә корбаннарының гаиләләренең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән сезгә әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен! Татарстан мөселманнары да мәрхүм булганнар рухына дога кыла һәм алдагы көннәребездә һәрбарчабызны да мондый зур сынаулардан, югалтулардан саклавын сорый!
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе