Татарстан мәчетләрендә авиаһәлакәттә мәрхүм булганнарның рухларына багышлап дога кылачаклар

26 декабрь 2016 ел 09:25
Татарстан мәчетләрендә авиаһәлакәттә мәрхүм булганнарның рухларына багышлап дога кылачаклар

25 декабрьдә Сочи янында Кара диңгез өстендә  булган авиаһәләкәттә 92 кешенең гомере өзелде һәм бу уңайдан бүген Россиядә мәтәм көне игълан ителде. Фаҗигале хәлгә бәйле бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә өйлә намазыннан соң мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укылачак һәм Раббыбыздан рәхим-шәфкать, исәннәргә сабырлык, мәрхүмнәрнең урынын җәннәт түрләреннән итүне, гөнаһларын кичерүне сорап, алар рухына дога кылыначак. Көн дәвамында “Азан” радиосында да Изге Коръән аятьләре яңгыраячак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук мөселманнар һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашты: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән әлеге авиафаҗигә корбаннарының гаиләләренең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән сезгә әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен! Татарстан мөселманнары да мәрхүм булганнар рухына дога кыла һәм алдагы көннәребездә һәрбарчабызны да мондый зур сынаулардан, югалтулардан саклавын сорый! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”.

Әлеге самолет бортында Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, хәрбиләр, журналистлар һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче,  Елизавета Глинка булган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100