25 декабрьдә мөхтәсиб Минсәгыйрь хәзрәт Миншин һәм имам-хатыйб Рамил хәзрәт җитәкчелегендә Чирмешән авылы мәчетендә мәүлед бәйрәме узды. Бәйрәмдә 120 дән артык кеше катнашты.
Бәйрәмгә Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт килеп мәүлед турында эчтәлекле вәгазьләр сөйләде, авыл апалары исә пәйгамбәребезнең туган көненә багышлап мөнәҗәтләр әйттеләр.