26 декабрь Россиядә матәм көне. Ту - 154 очкычы фаҗигасендә һәлак булганнар рухына дога кылабыз, гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Кайгы хисләрен бүлешәбез. Безнең Коръән, зикер, дога, намаз, сәдака һәм башка изге эшләребез рухларына дога булып барып ирешсен.
Якыннарыбызга карата игътибарлы булыйк. Аларның ни дәрәҗәдә яхшы кешеләр булуын исән вакытларында белдерик... Кайчан Аллаһ каршына басачагыбызны беребез дә белми. Хәзерлекне бүген күрик.
Гомеремнең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән, —
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан....
"Азан" радиосы матәм көнендә тапшырулар челтәрен үзгәртә. Без көн дәвамында тулы Коръәнне тыңлатырга ниятлибез. Тәүлекнең кайсы гына вакытында безгә кушылсагыз да, догада булыгыз. Аллаһ хәвеф-хәтәрләрдән сакласын.