— Мәүлид мөбарәк булсын! Аллаһы Раббыбыз зикер-салаватларыбызны, тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылсын! — Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Гаилә мәчетендә Мәүлид кичәсен әнә шундый сүзләр белән ачып җибәрде. Аннары, рабигыльәүвәл аенда гореф-гадәтләребез буенча бездә махсус салаватлар укыла, дип салават әйтер өчен сүзне мәхәлләбез коръәнхафизы Нурмөхәммәд Шәриповка һәм аның иптәшләренә бирде. Бергәләп салаватлар әйтеп, мөнәҗәтләр тыңлап хушланган халык инде хәзрәтнең Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышы турындагы вәгазен тыңларга әзер иде.
— Бүгенге заманда, Мәүлид ул — бидгать, аны үткәрергә ярамый, гөнаһ була, дип фикерләүчеләр, безне тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Мәүлидне үткәрү ни өчен кирәк, җәмәгать, әйдәгез, хәзер шул турыда уйлыйк әле. Безнең халык бик гыйлемле инде, Майкл Джексонның да кем икәнен беләбез, Алла Пугачеваны да. Ә Пәйгамбәребезне (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) — үз үрнәге аша безне җәннәткә илтәчәк юлны күрсәтүче иң камил кешене, кешелек дөньясы лидерын беләбезме? Елга бер тапкыр килә торган шушы айда Мәүлиден уздырып, шул кичәләрдә аның турында сөйләп, дәрәҗәсен күрсәтү — менә ният нидән гыйбарәт?
Рөстәм хәзрәт нәсыйхәтне викторина сораулары белән аралаштырып алып барды. Мул сый-нигъмәттән сыгылып торган табын янындагы кунакларның — мәчет каршындагы курсларда укытучы мөгаллимнәрнең, курсларда гыйлем алучыларның, мәхәллә халкының сира фәненнән гыйлемнәре дә сыналды ул көнне. «Беренче мөселманнар кем өендә җыела торган булганнар?», «Кайсы елны Кәгъбәне төзекләндергәннән соң кара ташны урынына куйганнар?», «Коллардан беренче булып кем исламны кабул иткән?», «Пәйгамбәрлекнең башлангыч чорында ул көненә күпме намаз укыган?» — ир-атлар һәм хатын-кызлар узыштан Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышына, җир йөзендә Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аша ислам дине таралган чорларга кагылышлы шушы сорауларга җавап эзләделәр. Дөрес җавап бирүчеләрне хәзрәт, әлбәттә, буш итмәде: аларга «Хозур» нәшрият йорты әзерләгән аудиодисклар, Фәниябикә абыстай Җәләлиева белән журналист Вәсилә Рәхимова әзерләгән «Күңелләр дәвасы» дигән китап бүләк итте. «Бу китапка туплап бирелгән зикерләр, салаватлар һәр айныкы тәртибе белән бара, төрле чыганакларны актарып азапланасы юк, бик уңайлы, ул сезнең өстәл китабыгызга әверелер, дип уйлыйм», — дип, Вәсилә ханым китапның кыйммәтен дә әйтеп куйды.
Мөхәммәд, бер Аллаһның сөеклесе, Мөхәммәд,
Син киттең, калды бары Коръән-Кәрим, Мөхәммәд,
Бер Аллаһның Пәйгамбәре — Мөхәммәд…
150 кешелек табын бер тын булып Ильяс Халиковның менә шушы мөнәҗәтен тыңлый. Үз юлын тапкан, үз йөзен саклап калган бу башкаручы Мәүлид кичәбезнең бизәге булды, дисәм — һич арттыру булмас. Соңгы елларда ул үзенең «Мөнбәр» төркеме артистлары белән театральләшкән тамаша куеп, бөтен республика буйлап Мәүлидне дәгъвәт итә…
Чакырулы кунаклар арасында Казан мэриясенең телләрне үстерү бүлегеннән Илгиз Сарманов белән Марат Сәлимгәрәев тә бар иде. «Гаилә мәчете без үткәргән социаль проектларда да катнашып килә. Мондый зирәклек белән җитәкчелек иткән коллективның яулыйсы үрләре алдадыр әле, дип уйлыйм. Хәзрәт без уздырганнарына гына түгел, бөтен республикадагыларына да җитешә, — дип Илгиз әфәнде мәхәллә халкын бәйрәм белән котлады, Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәүлиден үткәреп, сөннәтен тотып яшәргә насыйп итсә иде, дип теләде.
Бу фикерне дәвам итеп, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:
— Мәчеткә йөрмәүче кардәшләребезгә үрнәк булыйк. Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ишеге төбенә күршесе чүп түгә торган булган. Көннәрдән беркөнне ишек төбендә чүп күрмәгәч, авырып китмәде микән, дип ул күршесенең хәлен белергә кергән. Менә кемнән үрнәк алырга тиешле! Күрше кем ул, дигәнгә Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм), янәшәдәге 40 йорт, дигән. Без үзебез белән бер подъездда яшәүчеләрне дә белмибез. Ә бит безгә карап динебез турында фикер йөртәләр, Пәйгамбәребез (саллаллаһу вә сәлләм) сөннәтенә иярик, башкаларга үрнәк булыйк! Аның бер хәдисендә әйтелгәнчә, дөньябызны да, ахирәтне дә кайгыртып, ике канатлы кош шикелле яшәсәк иде, — диде.
Күркәм мәҗлес кылган изге гамәлләребезнең, укыган салаватларыбызның кабуллыгын; ил-көнгә иминлек, бәхет-бәрәкәт сорап дога кылу белән тәмамланды.
Нәүбәһар Кәбир gailya.ru