Минзәләдә балаларны мәчет белән таныштырдылар
05 гыйнвар 2017 ел 22:57
Минзәлә шәһәре гимназиясендә белем алучы егермедән артык укучы Минзәлә мәчетендә кунакта булдылар. Мәчетнең имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт Садыйков балаларны мәчет тарихы, Ислам дине, Аллаһ тәгалә һәм Аның исем-сыйфатлары, әдәп-ахләк кагыйдәләре белән таныштырды. Аеруча укучыларның игътибары әти-әни һәм аларга карата хөрмәтле мөнәсәбәткә җәлеп ителде. Балалар мәчетнең ни өчен кирәк, "кем ул мөселман?", "кем ул имам (мулла)?"- дигән сорауларга җавап таптылар. Шулай ук укучылар мөселманнарның төп китабы Көръән Кәрим белән таныштылар, үз кулларында тотып карадылар. Балалар арасында кечкенә генә викторина үткәрелеп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Әлеге очрашу тәмле чәй табынында тәмамланды.
Соңгы яңалыклар
19 октябрь 2023 ел 09:26
18 октябрь 2023 ел 17:49
18 октябрь 2023 ел 14:38
18 октябрь 2023 ел 11:43