string(36) "http://dumrt.ru/news/news_16467.html"
10.01.2017 09:55

Мөселман яшьләре берлеге активистлары сәламәт яшәү рәвеше яклы һәм башкаларны да мона өндиләр.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мөселман яшьләре берлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Узган ял көннәрендә шундый чараларның берсе булып узды. Активистлар чаңгы базасы янында җыелышып, кышкы урман буйлап чаңгыда шуыдылар. Каты суыклар да яшьләрне куркытмады!

Активистлар киләчәктә дә шундый чаралар оештырырга планлаштыралар һәм аңа кушылучылар артыр дип ышаналар.