Кышкы ялларда Чаллыда балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләр эшләде

10 гыйнвар 2017 ел 13:42
Кышкы ялларда Чаллыда балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләр эшләде

Кышкы каникулда Чаллының “Рамазан”, “Ихлас” мәчетләрендә һәм  мөхтәсибәтнең “Хәзинә” якшәмбе мәктәбе каршында балалар өчен  көндезге  рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшләде.  “Рамазан" мәчетендә ул ике атна буена барды. 6 яшьтән 11 яшькә кадәрге 12 бала биредә гарәп алфавитын, иман нигезләрен өйрәнделәр, төрле спорт чараларына, сәяхәтләргә тартылдылар, тәмле ашлар белән сыйландылар. Таудан шуу, бау паркында бауларда йөрү, 2нче татар гимназиясе спорт залында  спорт уеннарында катнашу бик күңелле узды.  Лагерьның соңгы көнендә - 6 гыйнварда балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 “Ихлас” мәчетендә балаларның кышкы ялы мәктәпкәчә яшьтәге  кыз балаларның  “Кар бөртеге” лагерыннан башланды. Ул 20-30 декабрь чорында эшләде. Бу лагерьга йөрүче нәниләр  һәр көнне файдалы уздырдылар, өч мәртәбә туклану белән тәэмин ителделәр. Аларның һәр көне иртәнге зарядкадан башланды, күңелле уеннар белән тәмамланды. Балалар белән   тәрбия темаларына әңгәмәләр уздырылды, торт бизәү, браслет, комлы пластилиннан фигуралар ясау буенча мастер-класслар күрсәтелде. Балаларның үзләре ясаган эшләре исә  “Аллаһның нигъмәте: кышкы могҗиза” күргәзмәсендә  урын алды. Балалар шулай ук “Торговый квартал” маркетының уеннар бүлмәсенә сәяхәт ясадылар.

   Кызлардан соң “Ихлас” мәчете каршында өлкәнрәк малайлар өчен  көндезге атналык лагерь эшләде. Аңа 8 малай йөрде. Программа бик бай булды: дәресләр, уеннар, викториналар, төрле бәйгеләр. Балалар ялдан бик тә канәгать калдылар. 

   Ә “Хәзинә” мәктәбендәге кызлар лагерында 18 бала ял итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы