string(36) "http://dumrt.ru/news/news_16491.html"
12.01.2017 10:27

Яңа ел каникуллары көннәрендә Саба җәмигъ мәчетендә мөгаллимә Затия Галимҗанова җитәкчелегендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар Пәйгамәребезнең ﷺ тормыш юлы турында сөйләделәр, салаватлар әйттеләр, Коръән сүрәләре укыдылар.Әбиләр исә мөнәҗәт көйләп, күңелнең иң нечкә кылларын да кузгалттылар. Ахырдан һәр балага күчтәнәч пакеты таратылды. Һәркем бу изге чарадан рухи канәгатьлек белән кайтып китте.