13 гыйнвар вәгазе, Рабигыль-ахыр аеның 15 нче көне, Һиҗри исәп буенча 1438 нче ел
Бөтен галәмне юктан бар кылучы, тәрбия кылучы Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә илләребезгә һәм көннәребезгә хәерле иминлекләр, тынычлыклар, авыруларга хәерле шифалар, тәүфыйксызлыкта, намазсызлыкта, динсезлектә йөрүчеләргә Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә тәүфыйк-һидаять (туры юлга керүчеләргә хас сыйфатлар: күркәм әдәп-тәрбия, яхшы әхлак), истикамәтләр (турылык, намуслылык, дөрес юнәлеш) насыйп кылса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага ﷺ күңелләребезнең түреннән чыккан салават-шәрифләребез, догаларыбыз ирешсә иде.
Расүлүллаһ ﷺ әйтте: «Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә бер фәрештәне халык кылган, аның бер канаты мәшрикъта, ә икен- чесе мәгърибтә, ә башы аның гареш астында, аяклары җиде кат күк астында. Һәм аңа Аллаһы Тәгалә күпсанлы каурыйлар халык кылган. Һәм кем дә кем минем өммәтемнән миңа салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә бу фәрештәгә гареш астындагы нурдан ясалган канатлары белән диңгезгә чумарга куша. Фәрештә канатларын диңгезгә кертеп кире чыгара да, вә шушы канатларының каурыйларыннан тамчы агып төшә, һәм Аллаһы Тәгалә һәрбер тамчыдан фәрештә халык кыла вә шул фәрештәләр Кыямәт көненә кадәр шушы кеше өчен истигъфар укыр».
Галимнәрнең шундый гыйбарәсе бар: «Тәннең сәламәтлеге әз ашауда, калебнең, җанның сәламәтлеге гөнаһтан саклануда, диннең сәламәтлеге Пәйгамбәребезгә салават әйтүдә».
Мөхтәрәм газиз кардәшләрем, җомга көннәребез мөбарәк булсын! Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә ике җомга арасында вафат булган мөселман кардәшләребезнең рухларына догала- рыбызны ирештерсен иде. Ике җомга арасында никахлашкан яшьләребезнең Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә күңелләренә өлфәт-мәхәббәт салып, мәхәббәтләрен дәвамлы кылып, алардан туган балаларны да Ватаныбызга, динебезгә, милләтебезгә игелекле, файдалы балалар насыйп кылса иде.
Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә Коръәндә әйтә:
«Йә иман китергән бәндәләр, Аллаһыдан куркыгыз һәм иртәгә нәрсә әзерләгәнегезне карагыз, Аллаһның җәзасыннан куркыгыз, Аллаһ сез ни кылганыгыздан хәбәрдар». «Хәшер / Сөреп Чыгару», 59:18
Ягъни, мөхтәрәм җәмәгать, изге гамәлләр кылырга ашыгыгыз, сәдакалар бирергә, ярдәм кулы сузарга ашыгыгыз, иртәгесе көн, Кыямәт көне җиткәнче! Чөнки Аллаһның «иртәгә нәрсә әзерләгәнегезне карагыз», дигән сүзе нәкъ менә Кыямәт көненә әзерлегебез турында бара.
Аятьне тәмамлап Аллаһы Тәгалә әйтәдер: «Аллаһ сез ни кылганыгыздан хәбәрдар». Ягъни яхшы вә начар гамәлләр турында сүз бара, чөнки фәрештәләр, җир вә күк, төн вә көн, хәтта кешенең бөтен әгъзалары Кыямәт көнендә адәм баласына шаһит булырлар. Кыямәт көнендә җир мөэмин кешегә шаһит булыр һәм әйтер: «Минем өстемдә йөргәндә тәкәбберләнмәде, нама- зын укыды, рузасын тотты, хаҗын кылды, иҗтиһад кылды, тырышты, нәфесен тыйды, дип аны яклап чыгар һәм мөэмин шатланып калыр. Имансыз бәндәнең хәле исә бик мөшкел булыр вә җир аңа каршы шаһит булыр, вә әйтер: «Минем өстемдә йөргәндә тәкәбберләнде, ширек китерде, зина кылды, хәмер эчте, хәрам ризык ашады. Һәм имансыз бәндә шунда да үзенең гаебен танымыйча, әле Аллаһ Тәгалә белән бәхәскә керергә тырышыр.
Мөэмин кеше ул бөтен әгъзалары белән дә Аллаһыдан куркадыр. Әбү Ләйс Әс-Сәмарканди әйтте: «Кешенең Аллаһыдан куркуы җиде төрле әйбердә чагыла:
1. Аның телендә. Үз телен ялганнан, гайбәттән, сүз йөртүдән, боһтаннан тыйса һәм телен хәерле сүзләрдә, Аллаһны зикер кы- луда, Коръән укуда, гыйлем мәҗлесләрендә кулланса.
2. Калебендә. Калеб бөтен дошманлыктан, боһтаннан, тәкәбберлектән, хөсетлектән пакь булырга тиеш. Чөнки Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Дөреслектә, хөсетлек бөтен изгелекне ашыйдыр, ничек итеп ут утынны ашаган кебек». Чыннан да, көнчелек калебнең бик зур авыруы һәм аны гыйлем вә гамәлсез һичничек дәвалап булмый.
3. Күзендә. Хәрамга караудан сакланырга, ризыкка, дөньяны яратып, теләп карау, ир вә хатыннарның гаүрәтенә карау катгый тыела. Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Кем дә кем күзен хәрам белән тутырса, Аллаһы Тәгалә шул кешенең күзен ут белән тутырыр».
4. Ашказанында. Без ашказаныбызга хәрам керүдән сакланырга тиеш. Чөнки Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Әгәр дә берәр кешенең ашказанына бер бөртек хәрам ризык керсә, ул бөртек аның эченнән чыкканчы җирдәге вә күктәге фәрештәләр ләгънәт итәчәк. Әмма шушы халәттә үлеп китсә, урыны җәһәннәмдә булыр».
5. Кулында. Кулыңны хәрамга сузма, бәлки Аллаһ риза булган әйберләргә кулыңны суз.
6. Аягында. Шулай ук аягың хәрам булган җирләргә бармасын, бәлки Аллаһ риза булган урыннарга, ягъни мәчетләргә вә гыйлем алырга барсын.
7. Аллаһка карата булган ихласлылык вә итагатьлелектә. Риядан вә нифактан (икейөзлелек) курку хисе булса, әгәр дә кеше шушы җиде төрле сыйфатларга ия икән, димәк, ул муттакыйн, ягъни тәкъва әһле һәм Аллаһ Тәгалә андыйларны шатландырып Коръәндә әйтте: «Ахыйрәттәге бөтен нигъмәт мөттәкыйннәр өчен». «Зүхърүф / Зиннәтләнү», 43:35
Икенче бер аятьтә: «Дөреслектә, мөттәкыйннәр имин урынында» һәм «Дөреслектә, мөттәкыйннәр чишмәләр ага торган җәннәт бакчаларында». «Духан / Төтен», 44: 51-52 Шулай ук: «Дөреслектә, мөттәкыйннәр нәгыйм җәннәтләрендә». «Тур / Тур Тавы», 52:17 Шушы аятьләр белән Аллаһы Тәгалә мөттәкыйннәрнең Кыямәт көнендә котылачагы турында хәбәр бирә.
Тимергали хәзрәт Юлдашев, Галиев мәчете имам-хатыйбы
"Шура" дини альманахы, №15