Бүген ТР МДН бинасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында (ИИХИ) белем алучы Кырым студентлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм нәзарәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова катнашты.
Аралашу вакытында яшьләр мөфтигә күпсанлы сорауларын бирде. Аерым алганда, студентларны нәзарәтнең эшчәнлеге, имамнар һәм мәхәллә халкы белән элемтә булдыру, Татарстандагы ислам үсеше тәҗрибәсе мәсьәләләре кызыксындырды. Камил хәзрәт дини эшчәнлеккә бәйле сорауларга җентекләп җавап бирде, шул исәптән республикадагы дини мәгариф системасы турында да сөйләде. Ахырда һәр студентка Диния нәзарәте әзерләгән яңа Коръән бүләк иттеләр.