Бүген Кыргызстан башкаласы Бишкек тирәсендә Boeing 747 йок очкычы һәлакәткә очрады. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменән әлеге фаҗигадә якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашам. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә әйтә: “Мөселманнар бер тән кебек, әгәр күзләре авыртса, бөтен тәне авырта. Әгәр башы авыртса, бөтен тәне авырта”, – ди. Әлеге фаҗигә һәркайсыбыз өчен тирән кайгы һәм зур югалту.
Аллаһы Тәгалә сабырлык, рухи ныклык насыйп итсен һәм әлеге авыр минутларда ярдәменнән ташламасын. Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе