Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә аттестация комиссиясенең чираттагы җыелышы булды. Бу юлы нәзарәткә Балык Бистәсе районы имамнары килде.
Аттестация эшендә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башкалар катнаша.