Югары Ослан имамнары “Галимҗан Баруди елы”на чаралар әзерли

19 гыйнвар 2017 ел 09:45
Югары Ослан имамнары “Галимҗан Баруди елы”на чаралар әзерли

18 гыйнварьда Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булды. Җыелышта Диния нәзәрәте вәкилләре, район имамнары һәс администрация   вәкилләре катнашты. Диния нәзәрәте юристы Айрат Билалов дин әһелләренә яңа федераль законның хөкемнәрен аңлатты, ә нәзарәтнең аппарат җитәкчесе  Рәфис Шаһвәлив үзенең чыгышында имамнарга ислам динен халыкка дөрес аңлату һәм һәрбер мөхәлләдә  устав буенча эшләнәчәк эшләрне ассызыклап үтте.  

Имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарны 2017 елның  эш планы  белән таныштырды. “Галимҗан Баруди елы” уңаеннан районның һәрбер мәчетендә бу эшнең асылын аңлату бик мөһимлеген, әлеге ел уңаеннан  төрле чаралар үткәрү, балалар арасында викториналар уздыру һәм башка эшләрне оештыруны тәкъдим итте. Имамнарга "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, нәзарәт чыгарган яңа Корьән таратылды. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу , җәмәгать намазы һәм мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган төшке аш  белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:34
Кояш чыга
7:44
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100