18 гыйнвар көнне Аксубай үзәк мәчетендә мөхтәсибәт җыелышы үтте. Чара район имам-мөхтәсибәте Равиль хәзрәт Зөфәровның сәламләү сүзләре белән башланды. "2016 ел мөхтәсибәтебез һәм районыбыз өчен шактый уңышлы булды. Бүгенге көндә үзебезнең сайтыбыз эшләп килә, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасына, юридик, спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлекләренә дә яңа җитәкчеләр килде. Аларгы бары уңышлар гына телисе килә. Нәзарәт тарафыннан оештырылган республикакүләм бәйгеләрдә дә мәдрәсәдә укучы яшьләребез призлы урыннар яулады. Киләчәктә дә имамнарыбыз бердәм булып, һәр башлангычыбыз дәвамлы булсын", - дип теләде имам-мөхтәсиб һәм 2017 елдагы мөһим вакыйгаларны күздән кичерде.
Җыелышны дәвам итеп сүз "ТР МДН Хаҗ программасы" җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитовка бирелде. "Аксубай мөхтәсибәтендә без беренче тапкыр һәм чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт. Нәзарәтнең хаҗ операторы 2012 елдан бирле рәсми рәвештә эшләп килә. Шушы дәвердә 7-8 мең кеше хаҗ кылып кайтты. Хаҗ комитетының эше бик җаваплы һәм безнең хезмәткәрләр әлеге олуг сәфәрнең уңышлы гына үтүенә зур тырышлык куябыз. Мисал өчен, хаҗга баручылар белән бергә 15кә якын табиб бара. Алар хаҗга баручыларның сәламәтлеген кайгырта. Иң мөһиме - ният. Чөнки мөмкинлеге булган һәр мөселманга хаҗга бару фарыз. Бу мәгълүматны имамнарга, мәхәллә халкына да аңлатырга кирәк. Хаҗга баручыга барлык мөмкинлекләр тудырылган, чөнки хәзер бит бу сәфәрне өлешләп түләргә дә була. Хаҗга бару белән бер рәттән гомрә кылу да каралган", - дип әйтте Ранис хәзрәт имамнарга. Үткән ел хаҗ кылган Габбас хазрәт Ранис хазрәтнең сүзләрен күәтләп әйтте: "Безнең кебек олы яшьтәге кешеләр барса да, барлык шартлар тудырылган, ниятләгән кеше барсын, бернәрсәдән дә курыкмасын".
Равиль хәзрәт узган ел мөхтәсибәтнең эшчәнлегенә зур өлеш керткән дин әһелләренә тәбрикләү һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында гомум эшләр җитәкчесе Ильнар хәзрәт Сафиуллин, Аксубай мәчете мэзине Минсәгыйт хазрәт, юридик бүлек җитәкчесе Мансур хәзрәт, Яңа Ибрай мәдрәсә җитәкчеләре Вилдан һәм Йосыф хәзрәт, спорт бүлеге җитәкчесе Ильнур хазрәт, уку-укыту бүлеге җитәкчесе Муса хазрәт, яшьләр бүлеге җитәкчесе Равиль хазрәт, яшьләрнең тәрбиясенә зур өлеш керткән Мәүлемҗан хазрәт, Аксакаллар шурасы рәисе Минзаһит хазрәт бар иде. Һәр имамга нәзарәт чыгарган яңа Коръән басмасын да бүләк иттеләр.
Җыелыш өйлә намазы белән тәмамланды.