Буа мөхтәсибәте вәкилләре атна саен бер авылга дини вәгазь белән йөрүне гамәлгә кертте. Кичә ошбу чара Норлат авылында булды. Сүзне беренчеләрдән булып “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов алды. Ул норлатлыларга ислам төшенчәсен бәйнә-бәйнә аңлытып бирде. Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында уку-укыту белән бәйле мәсьәләләргә төшендерде, авыл халкына дини гыйлемгә омтылырга кирәк икәнлеген ассызыклады. “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин вакыт турында вәгазь сөйләде. Чара авыл имамы Равил хәзрәт Мифтахов авылдашларына биргән киңәшләре белән тәмамланды.
Норлат авылында вәгазь кичәсе
19 гыйнвар 2017 ел 10:42
Соңгы яңалыклар
Татарстан солдатларына тапшырылырга тиешле гуманитар ярдәм өчен әлегә кирәкле сумманың чиреге генә җыелган. Акча җыю дәвам итә
18 июль 2023 ел 08:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы