Нәзарәт Галимҗан Барудига багышланган документаль фильм төшерә

19 гыйнвар 2017 ел 13:46
Нәзарәт Галимҗан Барудига багышланган документаль фильм  төшерә

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзенең соңгы Пленум утырышында 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип рәсми рәвештә игълан иткән иде. Бу нисбәттән Диния нәзарәте Галимҗан Барудига багышланган (1857-1921) документаль фильм төшерә. Анда дан казанган галим, педагог, дин эшлеклесе Галимҗан Барудиның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге, мөселман өммәтенең үсешенә керткән өлеше күрсәтеләчәк.

Әлеге фильмны әзерләү белән нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров шөгыльләнә. Төшерү төркеме Казаннан тыш, Мәскәүдә һәм Уфа шәһәрләренә барып материал тупларга планлаштыра. "Күптән түгел генә Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты җитәкчесе урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салиховтан интервью алдык. Ул безгә Баруди мөселман мәгарифе системасының үсешенә керткән роле хакында кызыклы итеп сөйләде", - дип белдерде Нияз хәзрәт.

Әлеге документаль фильм 17-18 февральдә  Галимҗан Барудига багышланган халыкара конференция кысаларында тамашачыларга тәкъдир ителәчәк. 

Галимҗан Әл-Баруди  (Галимҗан бине мөхәммәдҗан бине Бинеямин бине Гали бине Колмөхәммәд) 1857 елның 2 февралендә Казан губернасы Казан өязе Чуашиле авылында Биектау районы) туган. 1861 елда атасы Мөхәммәдҗан гаиләсе белән Казанга күчеп килгән һәм Галимҗан 1862 елда Казанның икенче мәхәллә мәдрәсәсенә укырга кергән. Анда 4 ел укып, программада каралган барлык каитапларны тәмам итә, аннары сарыф (морфология), голуме гарәбия (гарәпчә гыйлемнәр)һәм гомуми кулланылышта булган барлык китаплардан дәрес ала. Сәләте зур булу сәбәпле, хәлфә сыйфатында үзе алган гыйлемнәрдән шәкертләргә сабак бирә.1875 елда Бохарага юл тота.Анда 7 ел тора, күп кенә дәресләрне үзләштерә һәм аның өстенә тәфсир, хәдис, алгебра, геометрия, тыййб (дәвачылык) һәм табигыять дәресләреннән белем ала. 1882 елда Казанга кайтып, 5 нче мәчеттә  имамлык һәм дәрес бирү өчен указ ала. Шул көннән башлап ул мәдрәсә бинасы салу һәм дәрес бирү эшенә керешә. Атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә  нигез сала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100