Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран каллиграфы белән очрашты

19 гыйнвар 2017 ел 15:12
Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран каллиграфы белән очрашты

Иртәгә "Казан"  милли-мәдәни үзәгендә Иран Республикасы каллиграфы Абдулла Мохаддасиның күргәзмәсе ачыла. Бүген  каллиграфия остасы белән нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Сөйләшүдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр да катанашты. Мөфти Иран каллиграфы белән аның иҗаты, каллиграфия сәнгатенең бүгенге торышы турында һәм нәзарәт чыгарган Коръән хакында сөйләште.

Иран остасы каллиграфиядә үзенең стилен булдыруы хакында әйтте, эшләрен күрсәтте, мөфтинең фикере белән кызыксынды. Камил хәзрәт Абдулла Мохаддасиның хезмәтен югары бәяләде. Шул нисбәттән, соңгы вакытта каллиграфия сәнгатенең шактый популярлашуын, тик шул ук вакытта мөселманнар арасында Коръән укый белмәгән, гарәп харефләренең язылыш үзенчәлекләрен өйрәнмәгән кешеләрнең күбәюен дә искәртте.

"Минемчә, әлеге сәнгать төре белән әзерлексез шөгыльләнергә ярамый. Күп кенә эшләргә карау белән авторның исламнан ерак булуын аңлыйсын. Иранда каллиграфия традициясе нык үскән, таралган һәм хәзер сезнең авторлар яңа этапка күчкән. Кызганыч, бездә совет заманындагы динсезлек иҗатчыларыбызга зур йогынты ясаганлыгы сизелә", - диде мөфти хәзрәтләре.

Камил хәзрәт шулай ук Иран Республикасы вәкилләренә нәзарәт чыгарган Коръәнне бүләк итте һәм аларга аның үзенчәлекләрен сөйләде, фикерләрен тыңлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:40
Кояш чыга
7:52
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:08
Ахшам намазы
15:59
Ястү намазы
17:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100