Ярдәм мәчетенә кунаклар килде

23 гыйнвар 2017 ел 12:32
Ярдәм мәчетенә кунаклар килде

Якутия имам-ахуны Рәдифулла хәзрәт Бәдретдин һәм Уфа мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин Казанга килеп, “Ярдәм” мәчетен карап китте. Аларга “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов җентекләп тернәкләндерү үзәген күрсәтте һәм үзләренең эше хакында сөйләде. Кунаклар биниһая зур канәгатьләнү хисләре белән күрмәүчеләрне, сиртмәле арбада йөрүчеләрне һәм балаларның церебраль параличы белән авыручыларны тернәкләндерү үзенчәлекләре, шулай ук “Ярдәм” МИХФ оештырган башка социаль проектлар илә таныштылар.

Якутиянең имам-ахуны Рәдифулла хәзрәт Бәдретдин үзенең шактый озакка сузылган дини тәҗрибәсендә мондый алдынгы технологияле яңа тернәкләндерү үзәген тәүге тапкыр күрүе, биредә медицина белән рухи элемтәләрнең бергәләп уңышлы кушылуы турында сөйләде. Ә Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин үзенең фикерләрен: “”Ярдәм” мәчетенең эшчәнлеге белән танышкач, миндә каян шуның кадәрле яңа һәм файдалы фикерләр килеп чыга икән дигән сорау туды. “Ярдәм” – кечкенә генә социаль дәүләт. Аның бу эшләрен чын мәгънәсендәге гасырлар буена бара торган проект, дип атап булыр иде. Без күргәннәребездән көчле дулкынландык, гаҗәпкә калдык. Бу үзәккә барып җитәргә безгә ерак әле, шулай да сездән үрнәк алып, Уфада шушыларның бер өлешен генә тормышка ашырырга теләр идек”,-диде Әхмәт хәзрәт.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы