Сәламәт яшәү рәвеше һәм файдалы ризыклар яклы мөслимәләр кабат очрашу уздырдылар.
Әлеге очрашуга Чистай мөслимәләре бары тик файдалы булган ризыкларны гына әзерләп килгәннәр иде. Өстәлдә беренче, икенче ашлар һәм төрле десертлар да бар иде. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге ризыклар файдалы гына түгел, ә искиткеч тәмле дә иде.
Очрашу барышында мөслимәләр үзләре әзерләгән ризыклар турында сөйләделәр, рецептлар белән уртаклаштылар. Аралашу күңелле һәм һәрбер катнашучы өчен файдалы узды. Ә инде киләсе пәнҗешәмбе фитнес буенча беренче дәрес планлаштырыла.