Бөгелмә мөселманнары хаҗ турында сөйләштеләр

23 гыйнвар 2017 ел 14:23
Бөгелмә мөселманнары хаҗ турында сөйләштеләр

Бөгелмәнең "Ирхам" мәчетендә хаҗга багышланган дәресләр үткәрелде. Дәресне Бөгелмә имам-мөхтәсибе  Рамил хәзрәт Хөснетдинов башлап җибәрде. Ул матди мөмкинлеге булган һәр мөселманга Исламның бишенче баганасы- хаҗ кылу фарыз булуы хакында сөйләде. Моннан тыш “ТР МДН Хаҗ” рәсми операторы программалары белән таныштырды. Аерым алганда, һәр хаҗи белән килешү төзелүе, төркемнәрне тәҗрибәле хаҗилар озатып йөрүе, тәүлек дәвамында медицина ярдәме күрсәтелүе, түләүләр бары тик килешү нигезендә башкарылуы һәм башкалар хакында сөйләде. Хаҗиларга юл сумкалары, кирәкле китаплар, ихрам бирелә. Рәсми оператор хезмәткәрләре виза өчен кирәкле чит ил паспортларын һәм башка документларны әзерләргә булышалар.

Хәзрәттән соң былтыр бүләк юлламага ия булган хаҗи Наил хәзрәт Йосыпов чыгыш ясады. Ул үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Аннары дәресне хаҗия Тәнзилә ханым дәвам итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы