Буа мәдрәсәсендә җәмәгать белән Коръән-хәтем чыгу, ягъни Изге китапны тулысынча укып чыгу тәмамланды. 2015 елның 7 октябреннән башлап, һәр атнаның җомга көнендә 50гә якын мөселман 2 шәр җүзне мәдрәсә укытучылары җитәкчелегендә укыды.
Дини чарада мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов катнашты. Ул Коръән укуның файдалары хакында вәгазь сөйләде. Барча мөселманнар Ватаныбыз иминлеге, динебез Ислам үсеше өчен, халкыбызның иманлы-исламлы булуы, мәдрәсәнең эшләре уңышлы барсын өчен догалар кылдыларю Коръән -хәтем чыгу тәмамлану уңаеннан әзерләнгән бәйрәм ризыкларыннан авыз иттеләр. Чарада катнашучыларның үтенече белән җомга көнне яңадан Коръән уку башланачак.
Коръәнне хәтем итү, ягъни тулысынча укып чыгып багышлау, зур әҗер-савап китерә торган гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Коръәнне башыннан ахырына кадәр укып чыгу ул, Аллаһы Тәгаләнең нуры белән нурлану”.