Буа мәдрәсәсендә 4 ай дәвамында җәмәгать белән Коръән укыдылар

24 гыйнвар 2017 ел 12:00
Буа мәдрәсәсендә 4 ай дәвамында җәмәгать белән Коръән укыдылар

Буа мәдрәсәсендә җәмәгать белән Коръән-хәтем чыгу,  ягъни Изге китапны тулысынча укып чыгу тәмамланды. 2015 елның 7 октябреннән башлап, һәр атнаның җомга көнендә 50гә якын мөселман 2 шәр җүзне мәдрәсә укытучылары җитәкчелегендә укыды.

Дини чарада мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов катнашты. Ул Коръән укуның файдалары хакында вәгазь сөйләде. Барча мөселманнар Ватаныбыз иминлеге, динебез Ислам үсеше өчен, халкыбызның иманлы-исламлы булуы, мәдрәсәнең эшләре уңышлы барсын өчен догалар кылдыларю Коръән -хәтем чыгу тәмамлану уңаеннан әзерләнгән бәйрәм ризыкларыннан авыз иттеләр. Чарада катнашучыларның үтенече белән җомга көнне яңадан Коръән уку  башланачак.

Коръәнне хәтем итү, ягъни тулысынча укып чыгып багышлау, зур әҗер-савап китерә торган гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Коръәнне башыннан ахырына кадәр укып чыгу ул, Аллаһы Тәгаләнең нуры белән нурлану”.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы