Гаилә темасына багышланган сөйләшүгә чакырабыз

24 гыйнвар 2017 ел 16:49
Гаилә темасына багышланган сөйләшүгә чакырабыз

Гаилә институтын саклау буенча эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү максатыннан Казанның Гаилә мәчете Татарстан Республикасы Диния нәзарәте белән берлектә түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрә.

Чарада гражданлык җәмгыяте институтларының уртак эш формаларын һәм алымнарын барлау; гаилә таркалуга китергән сәбәпләрне булдырмый калу буенча тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла. Татарстанда гаиләләрнең хәле буенча статистика мәгълүматларына, күпконфессияле мегаполиста гаилә мәсьәләләренә багышланган чыгышлар тыңланачак. Түгәрәк өстәл сөйләшүен Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.

Чарага дини һәм дөньяви институтлар җитәкчеләрен, журналистларны чакырабыз. Чыгыш ясарга теләүчеләрдән 24 гыйнварга кадәр naubahar67@list.ru адресына заявка көтәбез.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт

Үткәрү вакыты: 25 гыйнвар, иртәнге сәгать 10.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы