Актаныш районы Җәмигъ мәчетендә 25 гыйнварь көнне имамнар җыелышы үтте. “Имамнарыбыз өчен әлеге җыен 2017 елда беренче тапкыр. Узган ел дәвамында без даими очраштык, барлыгы 11 җыелыш үткәрдек. Авыл имамнары белән очрашып сөйләшү, киңәшләшү бу елны да дәвам итәчәк, һәр айның соңгы чәршәмбесендә шундый җыеннар үтәр дип ниятләнә. Татарстан Диния нәзарәте яңалыклары, имамнарның бурычлары һәм вазыйфалары турында мәгълүмат җиткерәбез, аларны борчыган сорауларга җавап бирәбез”, - диде район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Җыелышта бу хакта да сүз булды.
Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга барәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.
1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, дүртенче мәхәллә мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.
1882 елда Г.Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирелә. Мәдрәсә Русиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә.
1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә.
Район авыл имамнарына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Коръән китаплары таратылды.
Актаныш имамнарының быелгы беренче җыелышлары уздырылды
25 гыйнвар 2017 ел 14:52
Соңгы яңалыклар
Мөфти – архитекторларга: “Җәмигъ мәчеттә иң мөһиме – мөселманнар өчен уңайлык һәм татар үзенчәлеге чагылышы”
29 сентябрь 2023 ел 15:29
Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча чит ил катнашучылары булган Россиякүләм олимпиадага нәтиҗәләр ясалды
28 сентябрь 2023 ел 17:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы