Мөселман яшьләре Болгарга Коръән өйрәнергә юл тотты

26 гыйнвар 2017 ел 12:00
Мөселман яшьләре Болгарга Коръән өйрәнергә юл тотты

Бүген бер төркем Татарстан мөселман яшьләре Изге Китап Коръәнне өйрәнү нияте белән Болгарга сәфәр чыктылар. Сәфәргә җыенган яшьләр иртәннән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә тупландылар. Биредә 26-29 гыйнвар көннәрендә Болгарда узучы “Мөселман яшьләре форумы. Коръән мәктәбе”н рәсми ачу чарасы үткәрелде.

Мөселман яшьләре Татарстанның Кукмара, Азнакай, Зәй, Чистай, Кайбыч, Буа, Саба һәм башка районнарыннан җыелдылар. Форум-мәктәптә катнашырга Коръәннең билгеле бер өлешләрен белгән 20 кыз һәм 20 егет сайлап алынды. 

Алар белән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Казан Башкарма комитеты вәкилләре - телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге баш белгече Илгиз Сарманов, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет җитәкчесе Айрат Фәизов очрашты.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфти исеменнән сәламләде һәм Коръән мәктәбенең яшьләр өчен савап һәм гыйлем җыярга бик зур мөмкинлек булуын ассызыклады.

“Пәйгамбәребез хәдисләрендә язылган, Аллаһы Тәгалә Коръәннән укыган һәр хәреф өчен савапларын бирермен дигән. Аллаһы Тәгалә сезгә дүрт көн дәвамында шушы савапларны җыярга мөмкинлек бирә. Раббыбыз үзе ярдәм итсен, бу вакытны файдаланып калырга тырышыгыз. Әлбәттә, бүгенге көндә Коръән һәркайда: машинада, кесәдә... Әмма шушы тормыш, дөнья игътибарны үзенә ала, Коръәнне кулыбызга алып укырга җитешмибез. Бу безнең йомшаклык. Шуңа күрә Болгарга баргач бу хәлне үзгәртеп кайтыгыз”, - дип нәсихәтләде хәзрәт.

Аннары ул Коръәннең могҗиза булуын һәм аны кулга алган бик күп кешеләрнең мөселман булып китүләре хакында сөйләде. Бу уңайдан бер мисал да китерде: “Мин Бөгелмәдән, анда күп еллар эшләдем. Бервакыт мәчеттә утырам, безнең төбәктән чыккан җырчы Алсуның абыйсы Марат Сафин керде, намаз укыды. Хаҗга да бардык. Мин аңардан ничек дингә килүе хакында сорадым. Ул әйтте: “Хәзрәт, хәтерлисезме, сез миңа Коръән бүләк иткән идегез. Мин аны самолетларда очканда бөтен килеш укып чыктым”, - диде. Сезгә дә Коръән укып рухи яктан ныгып, күңелләрегезне баетып кайтырга насыйп итсен”.

Нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова: “Бу форум өченче мәртәбә уздырыла. Быел ул кыш көне беренче мәртәбә һәм тәүге тапкыр “Коръән мәктәбе” буларак оештырылды. Безнең төп максат – Коръәнне өйрәнү, Коръән турындагы гыйлемнәрне ныгыту. Форум кысаларында күп санда Коръән дәресләрен үткәрү, Изге Китапка багышланган лекцияләр сөйләү, фильмнар карау, “Коръән музее”на экскурсиягә бару каралган. Остазларыбыз – “Мөхәммәдия” мәдрсәсендә укып, шунда Коръән укырга өйрәнгән укытучылар, дин әһелләре, алар һәрдаим безнең белән булачаклар. Шулай ук яшьләргә ял итү чаралары буларак тренингллар, спорт уеннары оештырыла”, - диде.

Шулай итеп яшьләр 4 көн дәвамында дөнья мәшәкатьләрен онытып, тарихи Болгар җирендә салынган Ак мәчеттә Коръән укый, ятлый, өйрәнә алачак. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм хәдисләрендә кешеләр Аллаһ йортына-мәчетләргә җыелып Коръән укысалар, аларга тынычлык, бәрәкәт килер, үзләрен фәрештәләр уратып алыр диелгән.  

Тагын бер хәдисендә исә: “Сезнең иң яхшыларыгыз – Коръәнне өйрәнеп, башкаларга өйрәткәннәр” диелгән. Бу мәктәп яшь буынны быел тарихи Болгар җирендә ачылачак Болгар ислам академиясендә докторлык дәрәҗәсендәге дини гыйлем алырга әзерли башлау буларак та күзаллана.

Мөселман яшьләренә сәфәргә чыгар алдыннан ТР МДН нең "Хозур" нәшрият йорты бастырган китаплар бүләк ителде.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы