Кайбычта вәгазь кичәсе

30 гыйнвар 2017 ел 09:44
Кайбычта вәгазь кичәсе

Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе оештырылды. Вәгазь сөйләү өчен Казан шәһәре "Ярдәм" мәчетеннән Фәнис хәзрәт Мингәраев килде.

Кичәдә Кайбыч районы хакимият башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы, район мөхтәсибе, авыл имамнары, Олы Кайбыч  авылы халкы һәм якын тирә авыллардан вәгазь тыңларга килүчеләр катнашты.

Фәнис хәзрәт ислам диненнең нигезләрен үтәүнең мөһимлеге турында дөньяви мисаллар китереп сөйләде. 

Соңыннан Ярдәм мәчетендә дини дәресләр алган Вәсилә ханым  Фәнис хәзрәткә олы рәхмәтләрен белдерде һәм Ярдәм мәчетенә үз исеменнән акчалата ярдәм тапшырды, Вәсилә ханымның әлеге күркәм гамәленә вәгазь тыңларга килүчеләр дә кушылды.

Кайбыч районы мөхтәсибәте район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улына, кичәгә җыелган барлык мөселман кардәшләребезгә, һәм озын юлны кыска итеп килгән Фәнис хәзрәткә олы рәхмәтләрен белдерә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100